Биектау районы балигъ булмаганнар социаль нормаларны үтәргә өйрәнделәр

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларны кисәтү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда уен технологияләрен кулланып дәресләр үткәрде.

Социаль уен – «Мин – кеше» навигаторы белгечкә уен формасында балаларга социаль нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Уен барышында яшүсмерләр РФ законнары, аларны бозган өчен җәзалар белән таныштылар, социаль мохитнең шәхескә һәм кешенең үз-үзен тотышына йогынтысы үзара бәйләнешен күзәттеләр. Шулай ук балигъ булмаганнар белән яшьтәшләре арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, конструктив аралашу, диалог булдыру һәм буллингка юл куймау ысуллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International