«Хыял» социаль приютында девиант тәртипне профилактикалау

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең күп өлеше яшүсмерләр тарафыннан нәкъ менә хокукый белемнәре җитмәү һәм аларны тормышта куллана белмәү аркасында кылына. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шулай саныйлар.

Приютта тәрбияләнүчеләр кызыксынып һәм мавыгып «Мин – кеше!» өстәл уенын уйныйлар. Ул девиант тәртипне профилактикалауга юнәлдерелгән. Уен кешенең аңы белән эшли, яшүсмердә дөрес дөньяга караш формалаштырырга мөмкинлек бирә, аңа закон, әхлак нормалары нәрсә икәнен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International