«Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе балалар һәм аларның ата-аналары өчен файдалы

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

«Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Гөлнара Фәйзиева балигъ булмаган социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде. Чара «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Белгеч бала белән уеннар үткәрде, аңа яшь һәм үсеш дәрәҗәсе буенча туры килә торган төрле биремнәр тәкъдим итте. Бала социаль педагог белән шөгыльләнгән арада ата-аналар шәхси, торак-көнкүреш һәм башка мәсьәләләрен хәл итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International