«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр махсус операциядә катнашучылар өчен токмач кисәләр

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яр Чаллы йортының тәме» волонтерлар төркеме белән берлектә махсус операциядә катнашучылар өчен токмач кисү буенча чара узды.

Балалар камыр бастылар, бик тырышып токмач кистеләр. Волонтерлар балаларга үзләренең аш-су осталыгы серләре белән уртаклаштылар, аларны токмач кисү нечкәлекләренә өйрәттеләр.

Мондый чаралар балаларга ниндидер яңалыкка өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә тирән мәгънәгә дә ия. Алар бердәмлек һәм ярдәм символына әверелә, һәр кечкенә адым, әзерләнгән ризыкның уртак эшкә өлеш кертүен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International