4 мартта Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне узды.
Чарада суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мөхәммәтшина, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән белгече Алла Трунина катнашты.
Хокукый ярдәм сорап ике кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагыла иде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.