«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

5 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында спорт бәйрәме узды. Чараның максаты бәйрәмчә кәеф булдыру һәм социаль хезмәтләр алучыларның сәламәт яшәү рәвешен саклап калу иде.

Ярыш башында катнашучылар ике командага бүленде. Һәр команда үзенә исем уйлап тапты һәм җыр җырлады. Төрле эстафеталар уңышлы үткәрелде. Шулай ук чарага табышмаклар һәм шаян сораулар да кертелде.

Социаль хезмәтләр алучылар бер-берсенә киңәшләр бирделәр, барысының да кәефе яхшы иде. Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International