Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина булды. Аны Казаннан башка белгечләр дә озата йөрде.
Кунаклар учреждение эшчәнлеге белән таныштылар, социаль һәм медицина кабинетларында булдылар. Дәвалау физик культурасы буенча инструкторлар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, яңа җиһазларның эшләвен күрсәттеләр.
Шулай ук үзәктә тернәкләнү узучы махсус хәрби операциядә катнашучы белән танышу булды. Ул кунакларның сорауларына җавап бирде, планнары белән уртаклашты һәм үзәк хезмәткәрләренә яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.