«Исток-Башлангыч» үзәгендә котлау акциясе узды

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Гүзәлия Шәрәфетдинова социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Миңбаян Гыйльманованы туган көне белән котлады. Аңа 96 яшь тулды.

Барлык авырлыкларга да карамастан, Миңбаян апа тормышка шатланып яши, күтәренке рухын югалтмый, чөнки янәшәсендә якын кешеләре бар. Хәзерге вакытта аны тату гаиләсе мәхәббәт һәм кайгырту белән әйләндереп алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International