Яшьләр үсеше стратегиясе: җәйгә планнар

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

«Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә учреждение активистларын, яшьләрне һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан төбәк бүлеге вәкилләрен берләштергән мөһим очрашу булды. Чара «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлеше булып тора.

Төп игътибарны «Балалар һәм яшьләр өчен җәйге адаптив интенсив» проекты буенча фикер алышуга бирделәр. Интенсивның максаты төрле мәгариф һәм мәдәни чаралар аша мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең җәмгыятькә интеграциясе өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Очрашуда катнашучылар яшьләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм талантларын үстерүгә юнәлдерелгән идеяләре һәм тәкъдимнәре белән актив уртаклаштылар.

Очрашу төрле социаль төркемнәр арасындагы элемтәләрне ныгытуга һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыруга мөһим адым булды. Барлык катнашучылар да мондый чаралар Татарстанда инклюзив җәмгыять үсешенә ярдәм итеп, даими үткәреләчәгенә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International