Министрлык «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы үткәрә

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләреннән балигъ булмаган хезмәт алучылар арасында «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы игълан итә. Конкурста 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Конкурсның максаты – балаларны туган як тарихы һәм мәдәнияте, җирле истәлекле урыннар белән таныштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы видеоролик;

- 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы видеоролик.

Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 21 апреленнән 13 маена кадәр кабул ителә.

Конкурс уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатор – Министрлыкның Республика ресурс үзәгеннән алырга була: 420107, Казан ш., Петербург ур., 40, каб. 205; тел. / факс: (843) 598-31-96 (эчке тел. 740); e-mail: rrc.org@bk.ru («Минем туган Татарстаным») тамгасы белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International