«Касперский лабораториясе» «Цифрлы ликбез» проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

«Касперский лабораториясе» өченче ел рәттән «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания «Цифрлы икътисад» АКБО белән бергә «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын, шулай ук «Технологик лидерлык» илкүләм максатын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән актуаль киберянаулар турында видеороликлар әзерләде.

Өйрәтүче видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында урнаштырылган.

Видеороликлар 6+ яшь категориясе өчен каралган һәм ата-аналар яки укытучылар белән карарга тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International