Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов хезмәт ветераны, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Мәрьям Дәүләтшинага «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.
Сугыш башлангач, 15 яшьлек Мәрьям Дәүләтшинаны Пермь өлкәсенә такта яру заводына җибәрәләр. Соңрак кызны Казандагы химкомбинатка җибәрәләр, анда алар снарядлар ясыйлар.
Мәрьям Дәүләтшина «Хезмәт ветераны» медале һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.