Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаилә» программасы кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Комплекс инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын һәм потенциалын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Перезагрузка» дигән төркемле дәрес үткәрде. Очрашу барышында хатын-кызлар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга һәм үз-үзләрен танып белү процессына чумарга мөмкинлек алдылар.
Ахырда «Эчке таяныч» ресурс метафорик карталары белән эшләделәр, бу негативны бетерүгә һәм уңай тәҗрибәне ныгытуга ярдәм итте.