Тукай районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу истәлекле бүләк фашизмны Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә тирән рәхмәт һәм ихтирам символы булып тора.
Юбилей медальләре тыл хезмәтчәннәре, социаль хезмәт алучылар Гөлсимә Камалетдиновага, Зөлфәт Муллануровка, Наилә Баһавиевага, Фәүзия Заһидуллинага, Клавдия Журавлевага тапшырылды.