21 февральдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры һәм социаль эш буенча белгечләр балигъ булмаганнар белән берлектә тыл хезмәтчәне Мөдәрис Абүбәкеровны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Балалар Мөдәрис Абүбәкеровка үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар. Тыл хезмәтчәне кунакларга бик шат, игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәтле иде.