Әлмәттә ветераннарны котладылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуы узды. Премьер-министр ветераннарга «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында 17 яшендә Ватанны саклаучылар сафына кергән Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Соколов, тыл хезмәтчәннәре Василий Корсаков, Хәмзә Мансуров, Сәхипҗан Фәретдинов, шулай ук блокададагы Ленинградта яшәүче Рәисә Чернышова бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International