«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар.

Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан тернәкләнү узу өчен үзәккә килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 75 кеше катнашты.

Шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International