Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә вак моториканы үстерү дәресе үткәрелде. Чара инсульттан соң тернәкләндерүгә, деменция кебек авыруларны профилактикалауга, хәтерне һәм игътибарны яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
Социаль хезмәт алучылар кул бармакларының вак моторикасын үстерү буенча төрле күнегүләр башкардылар. Барлык катнашучылар да актив булды.
Дәрестә биш кеше катнашты.