Әлмәттә чираттагы хокукый ярдәм көне узды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февральдә Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Чарада адвокат Наталья Доронина, суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мөхәммәтшина катнашты.

Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International