Гыйнвар ае дәвамында Биектау районының Коркачык станциясенең 4 нче социаль участогында һәм Шәпше авылында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин үз хисләрем белән идарә итә беләм» дигән тренинг дәресләре үткәрделәр. Социаль куркыныч төркемендәге балигъ булмаганнар катнашындагы чара 2024–2028 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында оештырылды.
Профилактик эш эмоциональ халәт дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, характер формалаштыру өчен реаль ситуацияләр тудыра, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Чаралар балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә тарту очракларын булдырмауга юнәлдерелгән иде.
Чараларда 26 балигъ булмаган бала катнашты.