«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр финанс белемнәрен арттыралар

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында финанс куркынычсызлыгы буенча чара узды.

Чара барышында балалар акча берәмлекләренең барлыкка килү тарихын белделәр, икътисадый бурычларны хәл иттеләр, «дәүләтнең акча берәмлеге», «азык-төлек кәрзине» һәм «гаилә бюджеты» төшенчәләре белән таныштылар. Аннары катнашучыларга заманча мошенниклыкның иң популяр ысуллары һәм төрләре һәм яклау чаралары турында сөйләделәр.

Соңыннан мультфильмын карадылар. Ул ялган купюраларны чын купюралардан аерырга өйрәтә һәм нинди әйберләргә акча жәлләмәскә кирәклеген сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International