Татарстанның ике оешмасы 2024 елда Яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Зәй дәүләт район электростанциясе»нең «Мәгариф оешмалары белән партнерлыкта яшьләрнең һөнәри навигациясенең нәтиҗәле системасын төзү» практикасы «14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру» номинациясендә 2 урынны алды.
«Россия Студентлар отрядлары» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге шулай ук «Яшь белгечнең карьера траекториясен адаптацияләү, озата бару һәм төзү, шул исәптән остазлык кысаларында» номинациясендә 2 урынны алды. Ул «Студентлар хезмәт отрядлары системасы аша яшьләрнең һөнәри аякка басуы» практикасын тәкъдим итте.
Узган ел конкурска 780 гариза бирелгән, шуларның 699 финалга үткән. Экспертлар яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен иң уңышлы хәл итүче 79 оешманы билгеләде. 2025 елда конкурс инде дүртенче тапкыр узачак һәм «Кадрлар» милли проектының бер өлеше булачак.