Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановтан бүләк итеп портатив колонка алды. Ведомство җитәкчесе социаль учреждениедә Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов белән булды.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр педагоглар һәм мәктәп укучылары, «көмеш» яшьтәге волонтерлар, битараф булмаган кешеләр әзерләгән биш концерт программасын карадылар.
«Сеспель» чуваш фольклор берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр, Болгар интернат-мәктәбендә укучылар күңелле һәм дәртле чыгыш ясадылар.
Болгар балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары халык уен коралларында уйнап гаҗәпләндерде, Антоновка авыл җирлеге ветераннарының күңелле җырлары яңгырады.
Шәһәр ветераннар оешмасы активистлары Луса Әхмәдышева һәм Марина Павлова кар бөртекләре кисәргә өйрәттеләр, ә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре сувенирлар ясау күнекмәләре белән уртаклаштылар һәм чүлмәкче һөнәренә өйрәттеләр.