Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә елның төп бәйрәмнәренең берсе – Яңа ел чыршысы узды.
Быел учреждение хезмәткәрләре үз укучылары өчен «Карамель фабрикасында Яңа ел» театральләштерелгән тамашасын әзерләгәннәр иде. Балалар һәм бәйрәм геройлары шатлык һәм бәхет китерә торган тылсымлы конфетлар ясадылар.
Бәйрәмгә бүләкләрне Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, «ИВЦ Инжехим» ҖЧҖ (Илдар Сәлимгәрәев), «Муниципаль проектлар дирекциясе» ҖЧҖ (Евгений Драгунов), Рафаэль Мөхәммәдиев, Альберт Дәминов, Казаннан Нуруллиннар гаиләсе бирде.
Шулай ук чарада бәйрәмнең үзгәрешсез иганәчесе – «Доброе дело» хәйрия фонды да катнашты.