«Ялкын» социаль приютында яшүсмерләр белән коррекцион дәрес уздырдылар

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында (ул Татарстан Республикасында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла) Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында девиант тәртипне профилактикалау буенча төркемле коррекцион чара уздырылды. Чара уен терапиясе кабинетында узды.

Эштә «Ксенобиология, яки фантастик затлар тормышы» метафорик карталары кулланылды. Максатчан төркемдә катнашучылар, дүрт яшүсмер, уен барышында балалар тирәлегендә агрессивлык һәм конфликтлылык дәрәҗәсен киметү өчен психологик ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International