Мамадыш районында 23 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм кунакларына изге теләкләр һәм котлаулар белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов мөрәҗәгать итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр.
Һәркемнең дә яшьтәшләре белән еш аралашу мөмкинлеге юк, шуңа күрә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бәйрәмнәрне һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Алар барлык бәйгеләрдә дә рәхәтләнеп катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, карнавал костюмнары бәйгесендә катнаштылар, фотога төштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр алдылар. Барысы да бәйрәмнең тылсымын һәм рухын тоя алды.