24 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара оештырдылар.
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханиповтан Яңа ел бүләкләре алдылар. Бүләкләр алган балалар – комплекслы үзәк базасында эшләүче «Волонтер» үзәге активистлары. Катнашучылар волонтерлык эшчәнлегендәге уңышлары, волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча планнары белән уртаклаша алдылар.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында да бүләкләр һәм сюрпризлар белән бәйрәм узды. Хезмәткәрләр һәм балалар Яңа ел тамашасы үткәрделәр. Балалар Яңа ел җырлары җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.
Балаларга Яңа ел бүләкләрен «Стройдорсервис+» ҖЧҖ һәм «Ярдәм куллары» Татарстан Республикасының гаилә һәм кеше социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы хәйриячеләре бүләк итте.