Балтач районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелә. 4 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде.
Районда барлыгы 15 МХО инвалиды бар, шулардан 10 кеше чарада катнашты. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Балтач районы башлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, район хастаханәсенең баш табибы, башка ведомство вәкилләре катнашты. Инвалидлыкны рәсмиләштерүгә, уңайлы мохиткә, техник тернәкләндерү чараларын һәм шифаханә юлламаларын алуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чарада инвалидлык төркеме булган 106 кеше катнашты.
Ноябрь аенда «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә МХО катнашучысы, 2 группа инвалид Р. Вәлиулинны кабул иттеләр. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалыннан аңа инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси ихтыяҗларына яраклаштыру кысаларында «акыллы йорт» урнаштырылган. Бу программа кысаларында аңа телевизор, пылесос, жалюзи, домофон, махсус кресло һәм өстәл куелган.
Агымдагы елның сентябрендә Р. Вәлиулин «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләндерү узган.