Түбән Камадан Д. Голяков 2023 елның июлендә контракт буенча махсус хәрби операциягә китә. МХОда катнашу вакытында ир-ат үзен чын герой итеп күрсәтә, өч штурм операциясендә катнаша. Пилотсыз очу аппаратларының удар-штурм бүлекчәсе командиры вазифасында ул югары профессиональ сыйфатлар һәм лидерлык сәләтләрен күрсәтә.
Күрсәткән батырлыгы өчен Д. Голяков күп бүләкләргә лаек булган. Шулай ук ул хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия һәм дәүләт тарафыннан тиешле барлык ташламаларны һәм түләүләрне ала. Ир-атның әти-әнисе уллары белән горурлана, аның тизрәк өйгә кайтуын түземсезлек белән көтә.
Улыннан әнисе дә калышмый. Үз иленең чын патриоты буларак, ул авылдашлары белән бергә улы хезмәт иткән полк хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыюда оештыра. Дарулар, азык-төлек, окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре – болар барысы да зур кайгырту һәм мәхәббәт белән җыела.