Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында 22 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны тапканда гамәлләр» дигән чара узды. Дәресне тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.
Балаларны шартлаткыч җайланма булырга мөмкин шикле предмет табылганда гамәлләр тәртибе белән таныштырдылар. Алынган белемнәрне практикада ныгыттылар.
Дәрес азагында балалар чара темасына видеоролик карадылар.