Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белемгә юл» проектын гамәлгә ашыру башланды. Проект 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Грант акчаларына «Колибри. Лого» программа-аппарат комплексы сатып алыначак. Ул педагоглар һәм балаларның үзара хезмәттәшлеге юлы белән белем бирүне оештырырга, үзенчәлекле белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга белем бирү процессын максималь уңайлы һәм кызыклы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Системаның мобильлеге зур әһәмияткә ия, бу тернәкләндерү үзәгенең барлык белгечләренә системаны күчерергә һәм үз кабинетында индивидуаль дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Проектның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып белү һәм сөйләм активлыгын арттыру өчен интерактив система кертү.