Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Һәркем өчен дә ачык» бөтенроссия инклюзив практикалар конкурсында тагын бер җиңүче булды. «Безнең тирәдә һөнәрләр» һөнәри юнәлеш бирүнең комплекслы программасын гамәлгә кертү практикасы» проекты мактаулы өченче урынны алды. Проект үзенчәлекләре булган кешеләр очраша торган реаль проблемаларны һәм киртәләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Үзәк директоры Галина Калашникова «Нәтиҗәле тернәкләндерү» юнәлешендә инклюзив практикаларны һәм технологияләрне үстерүдә актив катнашканы өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.