Казанда тернәкләндерү үзәгендә әниләр өчен Яңа ел мастер-классы узды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең Шмидт урамында урнашкан филиалының актлар залында чын-чынлап тылсымлы чара узды. Ата-аналар өчен Яңа ел композицияләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Укытучыларның сизгер җитәкчелегендә катнашучылар иҗат процессына чумдылар. Залда бәйрәм музыкасы яңгырады, ә атмосфера елмаюлар, илһам һәм җылылык белән тулды.

«Үзеңне тылсымның бер өлеше итеп тою бик шәп булды. Без фатирларыбызны бизәячәк матур композицияләр ясадык. Һәм иң мөһиме – без барыбыз да дуслаштык, яхшы кәеф алдык, үзара ярдәмләштек», – дип уртаклашты катнашучыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International