Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланачак

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» 2023 елның 10 августындагы 1314 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2024 елда түбәндәге ял көннәре күчерелде:

7 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь сишәмбегә;

28 декабрь шимбәдән 30 декабрь дүшәмбегә.

2025 елда 4 һәм 5 гыйнвар ял көннәренә туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан 2025 елда ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 2024 елның 4 октябрендәге 1335 номерлы карары белән ял көннәре күчерелде:

4 гыйнвар шимбәдән 2 май җомгага;

5 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь чәршәмбегә.

Шулай итеп, 2024 елның декабрендә эш атнасы 23–28 декабрьдә алты көнгә кадәр арта. 2024 елның 29 декабреннән 31 декабренә кадәр, 2025 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр ял көннәре булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International