«Хыял» приютында Гаилә елына йомгак ясадылар

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә елына йомгак ясалды.

Балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар оештырылды, балта остаханәсендә лазер станогы ярдәмендә гаилә символын ясадылар, педагог-психолог белән ком терапиясе буенча тренингта катнаштылар. Социаль педагог тәрбияләнүчеләрне һәм аларның ата-аналарын «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» уенында катнашырга чакырды. Чара концерт программасы, җырлар, уеннар, биюләр белән тәмамланды.

Матур бәйрәм кызыклы булды һәм ата-аналарда һәм балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды.

Ахырда приют тормышында актив катнашкан гаиләләргә балта остаханәсендә бергәләп эшләнгән гаилә символын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International