«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка депутат килде

2024 елның 20 декабре, җомга

Традиция буенча Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән «Татэнергосбыт» АҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов котлый.

Рифнур Хәйдәр улы приют хезмәткәрләренә үз карамагындагыларга күрсәткән кайгыртулары һәм игътибарлары өчен, шулай ук учреждениедә тудырылган бәйрәм рухы өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Депутат балаларга сәламәтлек, бәхет һәм тылсым теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International