Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов эш визиты белән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.
Кунаклар социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән таныштылар, халык белән аралаштылар, аларның яшәү шартларын карадылар, кәефләре белән кызыксындылар, шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә учреждениенең эше белән таныштылар.
Эш визиты азагында Эльмира Зарипова социаль хезмәтләр алучыларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.