Министр Эльмира Зарипова Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләрне котлады

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Тәтеш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Ведомство җитәкчесе хезмәткәрләрне, монда яшәүчеләрне һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде һәм социаль хезмәт алучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Эльмира Зарипова учреждение хезмәткәрләре – күпбалалы әниләр Ольга Рженева, Оксана Катмакова һәм Марина Хөснетдинованы хөрмәтләде. Аларның балалары дуслары белән матур концерт программасы күрсәттеләр, әби-бабайларга котлау открыткалары тапшырдылар, соңыннан барысына да бүләкләр бирделәр.

Интернат-йортта ике пар яши, аларга да изге теләкләр әйтелде.

Шулай ук министр аерым тыл хезмәтчәне Елена Нагуськинаны котлады һәм аңа озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International