Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алучылар белән «Мин тормышны сайлыйм» клубы кысаларында «Тормыш проблемаларын җиңү стратегияләрен өйрәнү» темасына дәрес үткәрде.
Катнашучылар «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» уенында виртуаль ситуацияләргә дөрес җавап эзләделәр, Д. Әмирхан методикасы буенча сораштыру үттеләр.
Күп кенә өлкәннәрнең популяр социаль челтәрләрдән ничек куркынычсыз файдаланырга белмәве ачыкланды. Шулай ук тикшерелүчеләрнең күпчелеге якыннарының ярдәменә мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта 35 % гына проблемаларны мөстәкыйль хәл итү тактикасын куллана.
Клубның алдагы дәресләрендә катнашучыларны стресслы ситуацияләрне җиңү методларына өйрәтү һәм мөстәкыйльлек турындагы күзаллауларны торгызу турында карар кабул ителде.