Яңа ел алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Лисичанск халкына чираттагы гуманитар ярдәм җыйды. Хезмәткәрләрнең бер көнлек хезмәт хакы акчасына шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе сатып алынды, алар күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз өлкән кешеләргә тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның сентябрендә республика Лисичанскины шефлыкка алды һәм шәһәр халкына һәм шәһәргә һәрьяклап ярдәм итә.