18 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге Баулы мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зональ этабы узды.
Җәлил районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Азалия Зарипова «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә катнашып, җиңүче булды. Хәзер ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда узачак бәйгенең йомгаклау этабында иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.