«Яңарыш» үзәгендә куркынычсызлык дәресе үткәрделәр

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Имин балачак» акциясе кысаларында «Имин Яңа ел» викторинасы узды.

Чарада балалар чыршыны ничек дөрес һәм куркынычсыз бизәргә, шулай ук пиротехник әйберләрне куллану белән бәйле куркынычлар турында белделәр. Викторинада катнашучылар алган белемнәрен уен формасында ныгыттылар, фикер алышуда актив катнаштылар.

Мондый дәресләр балаларның игътибарлылыгын һәм аңын үстереп кенә калмый, аларга төрле катлаулы хәлләрне хәл итәргә ярдәм итә, бәйрәм сезонында куркынычлардан саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International