Сукырлар үзәгенең социаль педагоглары «Иң мөһиме турында» конкурсы призерлары булдылар

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Иң мөһиме турында» беренче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Конкурс Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» Төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән уздырылды. Чараның партнерларының берсе Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы иде.

Конкурсның призерлары арасында Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары да бар. Марина Пижонкова «Рәхмәт, әни!» номинациясендә икенче урынны алды. «Үткән заман геройларыннан» номинациясендә Алексей Пижонков беренче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International