Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең төбәк оешмасында түгәрәк өстәл узды

2024 елның 13 декабре, җомга

11 декабрь көнне Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк иҗтимагый оешмасында инвалидларның тормышын тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә ТР Прокуратурасы, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл Шиверских 2022–2030 елларга Татарстан Республикасында инвалидлар өчен объектлардан һәм хезмәтләрдән файдалану күрсәткечләрен арттыру буенча чаралар планын («юл картасы») гамәлгә ашыруның барышы турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International