Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Алабуга-Арт» II муниципаль конкурсының гала-концертында үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Сайлап алу этабында интернат-йорт артистлары өч номер тәкъдим иттеләр, шулардан «Любэ» төркеменең «Иделдән Енисейга кадәр» җыры конкурс финалына үтте.
Гала-концерт шәһәрнең мәдәният сараенда узды, анда интернат-йорт хезмәткәрләре Зөлфия Агләмова, Гөлназ Якупова һәм Александр Окунев үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм мактаулы өченче урынны алдылар.