Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Алсу Данилова килде. Ул социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларны барысы да канәгатьләндерәме икәнен белде. Учреждение буйлап экскурсия ясаганнан соң, Алсу Данилова биредә гражданнар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.
Шулай ук өлкәннәр белән мошенниклык гамәлләре турында профилактик әңгәмә уздырдылар. Алсу Данилова социаль хезмәт алучыларның барлык сорауларына да җавап бирде.
Интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева әйтүенчә, район прокуратурасы белән хезмәттәшлек социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, өлкәннәрнең иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә.