10 декабрьдә Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ирина Терентьева булды.
Кунак үзәк буйлап экскурсия ясады, тернәкләндерү процессы белән танышты. Ул шулай ук балалар, ата-аналар белән аралашты, аларның социаль хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьме-юкмы икәнен белде.