Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед кабинеты «АЛМА» компаниясенең интерактив логопедик комплексы белән җиһазландырылган. Комплектка профессиональ белгеч өстәле, сенсорлы компьютерлы укучы өстәле, ком терапиясе өчен бүлек һәм башка җиһазлар керә.
Анимацияле геройлар белән бергә балалар авазларны дөрес әйтү һәм автоматлаштыру, артикуляцион гимнастика үзләштерәләр, сүзлек запасын баеталар. Ком бүлеге баланың вак моторикасын, креативлыгын, эмоциональ халәтен үстерергә ярдәм итә. Мондый инновацияләр укытуны күрсәтмәле һәм мавыктыргыч итәргә ярдәм итә.
Бу җайланма белгечнең эш нәтиҗәлелеген һәм балаларга дәресләр вакытында максималь уңайлылык тәэмин итә.