Игелек ярминкәсендә Менделеевск халкы кулдан эшләнгән әйберләр сатып ала алды. Чара Бөтендөнья хәйрия көненә багышланган иде.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты хезмәткәрләре, шулай ук «Талантлы әбиләр» клубында катнашучылар Яңа ел сувенирлары, картиналар, кулдан эшләнгән уенчыклар, чәчәк композицияләре, бәйләнгән бияләйләр, оекбашлар һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә җибәреләчәк.