«Апрель үзәгендә тәрбияләнүчеләр мастер-класста катнаштылар

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Кол Шәриф мәчетенең остаханәсенә пыялага рәсем ясау буенча мастер-класска чакырдылар.

Кунакларга витражларның үзенчәлекләре һәм аларны бизәү техникасы турында сөйләделәр. Балалар бер сәгатькә рәссамнарга әверелделәр, һәркемнең пумаласы астында пыяла стаканнарда әкияти матур чәчәкләр чәчәк атты. Иҗади эштән соң Ислам мәдәнияте музее буйлап йөрделәр. Балалар һәм ата-аналар рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр һәм өйләренә кулдан ясалган сувенирлар алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International